“Спорт – сәламәтлек нигезе”
Кеше сәламәтлеге – һәр чор өчен һәм һәр кеше өчен дә һәрвакыт актуаль тема булды һәм булачак. Кеше сәламәтлеге ул һәрчак кеше тормышының иң кыйммәтле хәзинәсе.
Сәламәтлекне бернинди акчага да сатып алып булмый. Шуңа күрә дә аны яшьтән үк саклый белергә кирәк. 5 август көнне урта мәктәпнең спорт мәйданчыгында “Спорт – сәламәтлек нигезе” дип исемләнгән спорт уеннары булып узды. Әлеге чараның максаты укучыларда сәламәтлекне саклауга, аны ныгытуга, сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш уяту, спортка мәхәббәт, патриотик хис тәрбияләү, сәламәт кеше генә Туган илен яклый һәм саклый алырга сәләтле булуына төшендерү иде. Ярышлар күптөрлелеге белән аерылып торды. Укучылар үзләренең белемнәрен һәм җитезлеген күрсәтеп көч сынаштылар.
“Саулык – иң зур байлык”, - ди халык. Чыннан да, сәламәтлек – кеше бәхетенең нигезе, исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк-омтылышларына ирешә, тирә-якны танып–белә, хезмәттән, уеннан, физик күнегүләрдән ямь таба.