Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

“Хәтернең сүнмәс ялкыны”

Ил тарихына иң кайгылы көннәрнең берсе булып кереп калган, кара хәрефләр белән язылган 22 июньне Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтәбез.

         Моннан 80 ел элек тыныч тормышта яшәүче халыкка туган Ватаныбызда яшәү хокукын яклау өчен кулларына корал алырга туры килә. Халкыбыз канкойгыч еллардагы сынауларны лаеклы үтте. Җиңү зур югалтулар, ачы язмышлар бәясе белән яулап алынды.

            Шул көн уңаеннан, китапханәбездә, мәктәп яны лагерына йөрүче укучылар өчен “Хәтернең сүнмәс ялкыны” дип аталган хәтер сәгате үткәрдек.

         Әлеге кичәдә, без, укучыларга Ватаныбыз тарихындагы әлеге фаҗигале дата турында, Бөек Ватан  сугышының ничек башлануы, фронтта һәм концлагерьларда күпме солдатның, хатын-кызларның, балаларның һәм картларның һәлак булуы турында сөйләдек. “Вакыт яшәр яшәгәндә Җирдә Хәтер!” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.