Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

“Россия – минем Ватаным”

12 июньдә иң яшь һәм тантаналы милли бәйрәмнәрнең берсе – Россия көнен билгеләп үтәбез. Халык аны милли бердәмлек, теләктәшлек һәм тынычлык көне буларак бәйрәм итә. Россия көнен дәүләтебезнең һәр җирендә билгеләп үтәләр. Шулай итеп, үз традицияләре, тарихы, халкы, җиңүләре булган бөек илебезне данлыйбыз.

         Без бай тарихлы бөек илдә яшибез. Илебезнең төп байлыгы – аның күпмилләтле  халкы. Һәр халыкның үз мәдәнияте, гореф-гадәтләре бар, аларны сакларга һәм киләчәк буынга тапшырырга кирәк.

         Шул көн уңаеннан мәктәп яны лагерына йөрүче укучылар өчен “Россия – минем Ватаным” дип аталган мәгълүмати танып-белү сәгате үткәрдек. Чараның максаты – үсеп килүче буында ватанпәрвәрлек һәм гражданлык формалаштыру, РФнеңдәүләт символларын – гербын, әләмен, гимнын популярлаштыру, дәүләтебез тарихы турындагы белемнәрне арттыру иде.