«Что за прелесть эти сказки»
9 июнь көнне Яңа Кенәр балалар китапханәсендә мәктәп яны лагерына йөрүче балалар өчен «Что за прелесть эти сказки» дип исемләнгән әдәби викторина үткәрдек. Ул рус теле һәм Пушкин көненә багышланды. Викторинаның максаты - укучыларның әкиятләр турында белемнәрен гомумиләштерү; укучыларның сөйләм һәм фикерләү эшчәнлеген, укуга мәхәббәт тәрбияләү иде.
Чара башында укучылар А.С.Пушкинга багышланган презентация карап шагыйрьнең тормыш юлы белән таныштылар, аның туган теленә, рус халык мәдәниятенә һәм гореф – гадәтләренә мәхәббәт тәрбияләгән нянясы –Арина Родионовна турында белделәр. Балалар шулай ук Александр Сергеевич әкиятләреннән өзекләр тыңлап, әдәби викторина сорауларына җавап бирделәр: теге яки бу шигырь юлларының нинди әкиятләрдән икәнлеген, иллюстрацияләр буенча әсәрләрне атап, әкият геройларын портретлар буенча танып белделәр.