Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

«От улыбки станет всем светлей»

1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне. Балалар өчен – ул һәрвакыт иң күркәм һәм иң көтеп алынган бәйрәм, чөнки мәктәпләрдә укулар тәмамланган һәм каникуллар башланган вакыт бу. Һәм һәрвакыт шулай булып калсын да! Балаларның киләчәге матур булсын өчен тыныч, имин тормыш, яраткан туган җир, гаилә җылысы, күңелле балачак кирәк.

         Шушы көн уңаеннан, 1 июнь көнне мәктәп яны лагерьларына йөрүче балалар өчен «От улыбки станет всем светлей» дип исемләнгән балалар бәйрәме булып узды. Бәйрәмдә балалар өчен төрле күңел ачулар да оештырылды: спорт уеннары, татар халык уенныры уйнау, күмәк бию. Шулай ук балалар «Доброе слово другу» дип аталган Республика акциясендә  катнашып асфальтка рәсемнәр ясап, иптәшләренә, танышларын яхшы теләкләр теләделәр.

         Бәйрәм бик күңелле һәм күтәренке кәефтә үтте.