«Укыйк, ял итик – вакытны файдалы итеп үткәрик!»
19 май – Татарстан Матбугаты көне. Бүгенге заман кешесенең тормышы интернет, электрон мәгълүмат чараларына нык бәйле булуга карамастан, яшәешне басма газета-журналлардан башка күз алдына китерү мөмкин түгел.
19 май көнне башлангыч сыйныф укучылары өчен «Укыйк, ял итик – вакытны файдалы итеп үткәрик!» дип исемләнгән китапханә сәгате үткәрелде. Әлег чарабыз тулысынча балалар һәм яшүсмерләр өчен чыгучы вакытлы басмаларга багышланган иде. Җәмгыять тормышында вакытлы матбугатның роле зур. Газета - журналлар укучыларга тирә-юньдәге хәлләр турында оператив мәгълүмат җиткерәләр, кызыклы вакыйгаларны, фактларны, мәгълүматларны яктырталар, безне кызыксындырган сорауларга җавап бирәләр.
Чара барышында китапханәче «Минем яраткан журналым» һәм «Сезгә вакытлы матбугат кирәкме?» дип аталган блиц-сорау оештырды, “Китапханәдә – вакытлы матбугат” дигән күргәзмә һәм китапханәдә килүче газета-журналлар белән таныштырды.
Чара дустанә һәм күңелле шартларда узды һәм балалар өчен бик файдалы һәм кызыклы килеп чыкты.