Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

“Онытмыйк без Җиңү батырларын, алар өчен үлем юк җирдә”

Совет солдатларының планетага тынычлык һәм ирек алып килүенә 76 ел узды. Бездән инде шактый ерагайса да, илебез тарихындагы бу вакыйга әһәмиятен югалтмый, иксез-чиксез югалтулар көне бәрабәренә яуланган Бөек Җиңү, дәһшәтле сугыш чоры хәтердә кабат яңара.

8 май көнне, авылыбыз уртасында сугышта һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәл янында, бәйрәм митингы булып узды. Биредә мәктәп коллективы, укучылар, авыл халкы һәм кайткан кунаклар катнашты.  

Мәктәбебез укучылары бәйрәмдә катнашучыларга әдәби-музыкаль монтаж тәкъдим иттеләр.

Барлык катнашучылар һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар, һәйкәлгә чәчәкләр һәм веноклар куйдылар.

Шул вакыттан  күпме генә еллар узса да, халкыбызның бөек батырлыгын, тынычлыкның нәрсә бәрабәренә яулап алынуын без һәрвакыт истә тотачакбыз.