“Халкым исән чакта яшәр Тукай, Һәр татарның йөрәк түрендә.”
Яңа татар әдәбиятына нигез салучыларның берсе, бөек татар шагыйре, тәнкыйтьче, публицист Габдулла Тукай - татар халкының бөек улы. 26 апрель көнне шагыйрьнең тууына 135 ел тула.
Г. Тукай шигърияте үзе яшәгән һәм аннан соңгы дәверләрдә күп әдипләр өчен рухи маяк, илһам һәм акыл чыганагы булып торган шәхес.
Тукайның шигырьләрен, әсәрләрен укымаган, аның турында сокланмаган татар кешесе юктыр. Гомумән, татарларга гына түгел, бөтен дөньяга якын кеше ул. Ул үзенең яшендәй кыска вакыт эчендә балкып калган гомеренең һәр минутын халыкка багышлаган, балаларны яраткан һәм үзенең әсәрләрендә балаларны хезмәтне яратырга өйрәткән, зурларны хөрмәт итәргә өндәгән, татар телебезнең гүзәллегенә дан җырлаган. Кошларны, хайваннарны җәберләмәскә, ә, киресенчә, яратырга, авырлыкларны җиңәргә булышырга кушкан. Аның әсәрләре безнең туңган күңелләребезне эретә, җаннарыбызны җылыта...
23 апрель көнне урта мәктәпнең актлар залында “Халкым исән чакта яшәр Тукай, һәр татарның йөрәк түрендә” дип исемләнгән шигырь бәйрәме булып узды. Аның максаты: Г. Тукай турында алган белемнәрне тирәнәйтү; әдипнең иҗатын өйрәнүгә кызыксынуны арттыру; алган белемнәргә нигезләнеп, укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү; белемгә омтылыш тәрбияләү иде. Кичәдә башлангыч һәм урта яшьтәге мәктәп укучылары катнашты. Шагыйрьне искә алып, аның шигырьләрен, җырларын, иҗатын искә төшерделәр, әкиятләреннән өзекләр сәхнәләштереп күрсәттеләр.