“Без Тукайны укыйбыз”
Милләтебезнең йөзек кашы булган татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел туу уңаеннан, 19 апрель көнне без, китапханәчеләр, “Без Тукайны укыйбыз” дип исемләнгән районкүләм әдәби марафонда катнаштык.
Марафонның максаты - милли мирасны саклау, татар телен пропагандалау, Г.Тукай тормышы һәм иҗаты үрнәгендә патриотизм һәм милли үзаң тәрбияләү.
Әдәби марафонда Яңа Кенәр балалар бакчасы һәм урта мәктәп укучылары катнашты.
Күңел Тукайга тора-тора кайта. Шагыйрь яшәгән еллардан ераклашкан саен, аның иҗатының бөеклеге, асыл мәгънәсе тагын да куәтлерәк һәм тирәнрәк ачыла бара. Даһиларның гомере халык хәтере белән исәпләнә. Тукай бүген дә әдәбиятның алгы сафында баруын дәвам итә, бүген дә милли аң үсешенең юлбашчысы булып кала килә.