“Туган телем - тылсымлы тел, Җанга рәхәт, ягымлы тел...”
Халыкнын теле – аның тормышының иң матур, мәңге шиңми, сулмый торган чәчкәсе ул.
Татар теле! Кемнәр генә сиңа сокланмаган һәм мактау җырламаган. Кемнәр генә синең ярдәмеңдә дөньяны танып белмәгән һәм үзенең уй - хисләрен башкаларга сөйләмәгән!
15 апрель көнне 1 сыйныф укучылары катнашында телебезне саклау һәм үстерү максатыннан “Туган телем - тылсымлы тел, җанга рәхәт, ягымлы тел...” әдәби фольклор кичә үткәрдек. Кичәдә балаларга милли фольклор турында мәгьлүмәт биреп, “Сөйләшсәк тә төрле телләрдә, без яшибез дуслык илендә” дигән китап күргәзмәсе белән таныштырдык.
Укучылар туган телгә, балалар әдәбиятына багышланган табышмакларга җаваплар таптылар, мәкальләрнең дәвамын әйтеп бетерделәр. Балалар китапханәче биргән барлык биремнәрне дә бик җитез чиштеләр.