"Могҗизалы планеталар гаиләсе"
2021 елда Россиядә кешенең беренче тапкыр галәмгә очуына 60 ел тулу билгеләп үтелә. 1961 елның 12 апрелендә Юрий Гагарин, кешелеккә йолдызларга юл ачып, дөньяда беренче булып галәмгә оча.
Юрий Алексеевич Гагарин үзенең батырлыгы белән космик киңлеккә очышлар эрасын ачты.
Космоска очу - зур вакыйга. Ел саен бу көнне без илебез өчен горурлык хисләре кичерәбез, космонавтиканың данлы тарихы, күренекле галимнәр, конструкторлар, очучы-сынаучы исемнәре белән горурланабыз.
13 апрель көнне башлангыч сыйныф укучылары катнашында "Могҗизалы планеталар гаиләсе" дип исемләнгән мәгълүмати танып-белү сәгате үтте. Укучылар Җирнең беренче космонавты Ю.А.Гагаринның балачагы, Бөек Ватан сугышы елларында тылдагы авыр тормышы белән таныштылар, күккә мәхәббәте, аның якты хыялына ничек якынаюы турында белделәр. Аннан соң «Син космос турында нәрсә беләсең? " дигән викторина үткәрелде. Кичә барышында укучыларга Ю.А.Гагарин турында слайд-презентация күрсәтелде.