Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

«Советы доктора Градусника»

Кеше дөньяга яшәр өчен туа. Ә яшәү өчен сәламәтлек кирәк. "Сәламәтлек – иң зур байлык” диләр. Чөнки ул булмаса, кеше бик күп нәрсәләрдән мәхрүм. Сәламәтлек - кеше бәхетенең нигезе. Исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк-омтылышларына ирешә ала.

            8 апрель көнне, без, Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган «Советы доктора Градусника» дип аталган мәгълүмати танып-белү сәгате үткәрдек.

Чара барышында балаларга сәламәт булу өчен нәрсә эшләргә, үз-үзеңне микроблардан ничек сакларга, безнең сәламәтлегебезгә нәрсә тәэсир итә, яшелчәләрдә һәм җиләк-җимешләрдә нинди витаминнар барлы турында сөйләдек. Илебездә коронавирус буенча килеп туган хәлгә бәйле рәвештә, балаларның игътибарын шәхси гигиенага һәм кулларны мөмкин кадәр ешрак юарга кирәклегенә юнәлттек.

Әңгәмә барышында укучылар табышмак сорауларына, гигиена предметлары турында сорауларга җавап бирделәр, «Әгәр сәламәт булырга телисең» дигән уен-викторинада катнаштылар. Аннан соң «Сәламәтлек» темасына кагылган мәкальләр турында фикер алыштык, аларның әһәмиятен аңлаттык.