“Не прожить на белом свете без любимых книжек детям”
Китап – безнең тормышта иң мөһим, иң кирәкле әйбер. Ул киңәшче дә, ярдәмче дәуйландыручы да, дөреслеккә юл күрсәтүче дә. Китап – ул кеше уйлап чыгара алган сирәк могҗизаларның берсе, халкыбызның күңел байлыгы, рухи хәзинәсе. Аларда халыкның ерак гасырлардан килгән тарихы, җыр-моңнары, акыллы киңәш-фикерләре сакланган һәм буыннан-буынга, чордан-чорга күчеп безнең көннәргә килеп җиткән.
2 апрель — Халыкара балалар китабы көне уңаеннан китапханәбездә башлангыч сыйныфлар өчен “Не прожить на белом свете без любимых книжек детям” дип исемләнгән әдәби кунакханә үткәрелде. Кичәдә, укучыларга, әлеге көннең килеп чыгышы тарихы һәм балалар өчен иҗат итүче язучылар турында сөйләдек. Кичәдә шул язучыларның китапларыннан өзекләр укылды, балалар «әкияти викторина» сорауларына җавап бирделәр, китаплар һәм китап уку турында табышмакларга җавап бирделәр, китап турында мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр.