«Веселая поэзия, любимая детьми»
Корней Иванович Чуковский исеме һәр балага кечкенәдән таныш. Ул күп кенә балалар әсәрләре авторы. 2021 елда аларның дүртесе - «Федорино горе», «Чудо-дерево», «Путаница» һәм «Телефон» 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Бу әкиятләрнең барысы да беренче тапкыр 1926 елда басылып чыга. Һәрберсендә үзенчәлекле тарих һәм үз гүзәллеге бар.
Язгы каникулларны күңелле һәм мавыктыргыч үткәрү максатыннан чыгып, китапханәбездә, 25 март көнне «Веселая поэзия, любимая детьми» дип аталган әдәби кичә үткәрдек. Кичәдә, укучыларга, балалар язучысы К.И.Чуковскийның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләдек; язучының «Федорино горе», «Чудо-дерево», «Путаница» һәм «Телефон» шигырьләре буенча төшерелгән мультфильмнар күрсәттек.
Барысы 22 укучы катнашты.