Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

“Сак булыгыз, юка боз!”

Кыш безне үзенең матурлыгы белән шатландырса да, боздагы куркынычсызлык турында искәртү алдан ук кирәк. Кызганычка каршы, безнең илебездә, урамда нинди ел фасылы булуына карамастан да, ел саен күп санда кешеләр һәлак була. Үзеңне һәм башкаларны  куркыныч астына куймас өчен, һәрвакыт куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә кирәк.

         Шуңа күрә 19 март көнне, китапханәбездә, “Сак булыгыз, юка боз!” дип исемләнгән куркынычсызлык сәгате узды.

         Китапханәчеләр укучыларга су безнең дустыбыз гына түгел, дошманыбыз да булырга мөмкин икәнлеген дә искә төшерделәр. “Бозда куркынычсызлык кагыйдәләре” дигән видеоролик күрсәтелде.