“Китап белән күз ачыла, сүз белән тел ачыла”
Китапны күп укысаң, күңел күзе ачыла гына бара.Дөньяны яхшырак күрә, танып- белә башлыйсың. Юкка гына “Китап белән күз ачыла, сүз белән тел ачыла” дип әйтмиләр. Әйе, китап укып, без күп нәрсәләргә өйрәнәбез, Ул яхшыны яманнан аерырга өйрәтә. Бөек акыл ияләренең уй-фикерләре, карашлары белән таныштыра. Мәгърифәтче, галим, педагог Р.Фәхреддин: “Китап уку кешенең йөзенә нур, күңеленә шатлык, зиһененә куәт өсти”,- дигән.
Туган телләр һәм халыклар бедәмлеге елы уңаеннан, 19 март көнне, китапханәбездә “Китап белән күз ачыла, сүз белән тел ачыла” дип исемләнгән мәгълүмати танып-белү сәгате булып узды. Кичәдә укучыларга китапның кеше тормышындагы әһәмияте, баланың күбрәк укыган саен аның уку тизлеге артуы, сөйләм теле баюы, үз фикерен әйтергә өйрәнүе, дөньяга карашы үзгәрүе турында аңлаттык. Балалар белән туган тел, аның матурлыгы, байлыгы һәм әһәмияте турында фикер алыштык. Чара барышында укучылар әдәби викторина сорауларына бик актив җавап бирделәр.