“Тукай абый һәйкәленә Сәлам бирәм ерактан...”
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы, Г.Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан 15 март көнне балалар бакчасында “Тукай абый һәйкәленә сәлам бирәм ерактан...” дип аталган әдәби кичә булып узды. Кичәнең максаты татар халкының бөек шагыйре Г. Тукайның тормышы һәм иҗаты белән таныштыру, балаларда аның иҗаты, шигырләре, әкиятләре аша туган телгә кызыксыну һәм мәхәббәт тәрбияләү иде.
Китапханәчеләр балаларны шагыйрьнең биографиясе һәм иҗаты белән таныштырдылар. Шулай ук очрашу барышында укучылар шагыйрьнең әкиятләре һәм шигырьләре буенча табышмакларга җавап бирделәр, "Бала белән күбәләк" шигырен сәхнәләштерделәр.
Барлыгы 19 бала катнашты.