Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

«Китаплар патшалыгында кунакта»

4 март көнне безнең китапханәдә «Китаплар патшалыгында кунакта» дип исемләнгән мәгълүмати – танып-белү  сәгате үткәрелде. Бу чарада китапханәче Газизова С.Р. укучыларга "китапханә" сүзенең нәрсә аңлатканын, элек китапханәне ничек атаганнарын сөйләде, китапханәдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, китапханәгә килүче вакыты матбугат белән таныштырды. «Абонемент»ның нәрсә икәнен, һәм аның «уку залы»ннан нәрсә белән аерылганын, китапханә фондын урнаштыру кагыйдәләрен, кирәкле китапны ничек тиз табарга, китап укучының формулярының нәрсә икәнлеген аңлатты. Укучылар үзләренә ошаган китаплар сайладылар. Очрашу ахырында балалар әкият һәм әкият геройлары турында табышмаклар чиштеләр. Соңыннан китапханә хезмәткәрләре укучылар белән тагын да яңа очрашуларга өмет белдерделәр.