Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

"Сак булыгыз - наркомания"

1 март -Халыкара наркоманиягә һәм наркобизнеска каршы көрәш көне.

Бу проблеманың актуальлеге бөтен дөньяда наркотикларга бәйлелек алкогольгә караганда ешрак һәм тизрәк барлыкка килү белән бәйле. Наркомания – наркотик  матдәгә һәвәсләнү, аны кабул итү теләге белән характерлана торган авыр авыру.

Шушы көн уңаеннан, 5 сыйныф укучылары катнашында, "Сак  булыгыз - наркомания" дип исемләнгән сөйләшү-уйлану үтте. Чараның төп максаты: укучыларыбызга наркотикларның нинди зарарлы булуын аңлату, аның турында төрле язучыларның китаплары белән таныштыру һәм бу көннең килеп чыгу тарихы буенча мәгълүмат бирү.

 Наркоманиягә, наркотик чараларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көннәре, җәмәгатьчелек игътибарын хәзерге заманның иң кискен һәм авыр проблемасына җәлеп итү, аны чишү юлларын эзләү максаты белән үткәрелә. Наркобизнеска каршы көрәштә уңышларга карамастан, наркотиклар тарату һәм куллану проблемасы бүгенге көнгә кадәр иң мөһим һәм көнүзәк мәсьәләләрнең берсе булып кала бирә.