Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

“Әфганстан – йөрәк ярасы”

Тыныч вакытта күпме ватандашларыбызның - әле иңнәре дә ныгып җитмәгән 18-19 яшьлек егетләрнең - моңарчы күрмәгән-белмәгән таулы-ташлы җирдә канлы бәрелешләрдә туган илләренә тугрылыгын сынаган, сугышчан дусларын югалту ачысы йөрәкләрендә мәңге төзәлмәс яра калдырган, күпме аналарның газиз улларын мәңгелеккә тартып алган ул әфган сугышы!

         12 февраль көнне, Яңа Кенәр урта мәктәбендә, Әфганстан җирләреннән Совет гаскәрләренең чыгарылуына 32 ел тулу уңаеннан, үзләренең интернациональ хәрби бурычларын үтәгән авылдашларыбыз белән очрашу кичәсе булып узды.

            Башта алар укучылар белән классларда сөйләштеләр. Малайлар-кызлар канлы бәрелешләрдә булган батыр авылдашларыбызның чыгышларын игътибар белән тыңладылар. “Сез үзегезнең Әфганстанга  эләгәсегезне белдегезме? Өйдәгеләрегезгә бу хәбәрне ничек җиткердегез? Иң авыр мизгелләрегез? Хатлар язарга вакытыгыз кала идеме һәм еш яза идегезме? Сезнең арада якташларыгыз бар идеме?” кебек сораулар да бирделәр.

         Ахырдан мәктәпнең актовый залында укучылар тарафыннан әзерләнгән концерт күрсәтелде.

         Барысы 84 укучы катнашты.