Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

“Сөйләшсәк тә төрле телләрдә, без яшибез дуслык илендә”

5 февраль көнне безне, Яңа Кенәр балалар иҗаты йортына “Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, 4 сыйныф укучылары катнашында “Туган телем – иркә гөлем” дип исемләнгән әдәби кичәгә чакырдылар. Кичә кеше тормышында, җәмгыять тормышында телнең ролен күрсәтү, туган телгә һәм тугандаш халыкларның теленә мәхәббәт һәм сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү максатыннан үткәрелде. Чара укучыларның туган телләр турында матур шигырьләре, җырлары белән үрелеп барды. Шул кичәдә без укучыларны “Сөйләшсәк тә төрле телләрдә, без яшибез дуслык илендә” дип аталган китап күргәзмәсе һәм андагы китаплар белән таныштырып үттек.

         Әдәби кичә ахырында Габдулла Тукайның “Туган тел” җыры башкарылды.

         Барысы 16 укучы һәм 8 укытучы, китапханәче катнашты.