Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

"Жила-была Таня"

22 гыйнвар көнне безнең китапханәдә 4 "Б" сыйныф укучылары өчен "Жила-была Таня" дип исемләнгән батырлык дәресе үткәрелде. Укучылар блокадада үзенең барлык туганнарын югалткан  унбер яшьлек  Таня  турындагы истәлекләрне зур дулкынлану белән тыңладылар. Бала кулы белән язылган көндәлекнең тугыз бите, дөньяга, Ленинградның күп кенә гаиләләрнең берсендә генә булган фаҗига турында сөйләделәр.

Китапханәче шулай ук балаларга блокадалы шәһәр тормышы: еш бомбага тоту, ачлык, икмәк карточкалары һәм 125 граммлы икмәк пайкасы, Ладога күле аша салынган "Тормыш юлы" турында сөйләде.

Чара ахырында укучыларга Таня Савичева көндәлегенә багышланган документаль видеоролик күрсәтелде.