Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

"Новогодние мультвстречи"

8 гыйнвар көнне, балалар киносы көне уңаеннан, китапханәбездә яшь китап укучыларыбыз өчен "Новогодние мультвстречи" дип исемләнгән викторина үткәрелде.

Викторина сораулары буенча мультфильм геройларын, шулай ук мультфильм геройлары башкара торган көйләрне һәм җырларны танып белергә, төп геройларны тасвирлау буенча мультфильмны исемен атарга кирәк иде.

Мультфильмнар матур, образлы, мавыктыргыч, гади мультфильмнар балаларның үсешенә һәм аңына бик каты тәэсир ясый. Алар баланың аңында яхшылык һәм явызлык, тәрбиялелек һәм тәртипсезлек турында күзаллаулар тудыра. Үзен андагы геройлар белән чагыштыру нәтиҗәсендә бала авырлыкларны җиңеп чыгарга, башкаларга мәрхәмәтле булырга өйрәнә. Бу мультфильмнардагы вакыйгалар балаларны дөрес тәрбияләргә өйрәтә, аларның фикерләү дәрәҗәсен, фантазияләрен үстерә, дөньяны танып белергә өйрәтә.