“Дөнья тирәли Кыш бабай белән”
Яңа ел бәйрәме һәр баланың көтеп алган иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе. Һәр илнең үз Кыш бабае. Америка һәм Англиядә – Раштуага килүче Санта-Клаус, Франциядә – Пэр Ноэль, Финляндиядә – Йоллупуке, Швециядә – Юль Томтен, Казахстанда – Аяз Ата. Ләкин безнекенең бер үзенчәлеге бар – Кар кызы исемле оныгы. Кыш бабай, Кар кызы, бизәләлгән чыршы - бәйрәмнең күрке. Әмма бу бәйрәм турында нәрсә беләбез соң?
5 гыйнвар көнне безнең китапханәдә “Дөнья тирәли Кыш бабай белән” дип исемләнгән тематик сәгать үткәрелде, анда балалар һәр илдә үзенең Кыш бабае барлыгын һәм ул безнең Кыш бабайдан нәрсә белән аерылып торуын, бәйрәм вакытында аны кем озатып йөрүен һәм төрле ил кешеләре Яңа ел бәйрәменә ничек әзерләнүен белделәр.