“Редьярд Киплинг дөньясында”
23 декабрь көнне, инглиз язучысы Р.Киплингның тууына 155 ел уңаеннан, китапханәбездә, "В стране Редьярда Киплинга" дип исемләнгән әдәби кичә булып узды. Кичәдә китапханәче укучыларны язучының биографиясе белән таныштырды, аның гадәти булмаган исеме “Редьярд”ның килеп чыгышы турында сөйләде.
Укучылар, язучының, дөньяга игелекле, гыйбрәтле һәм кызыклы әкиятләр бүләк иткән, геройлары төрле җәнлекләр булган иҗаты белән таныштылар. Р.Киплинг турында видеопрезентация күрсәтелде.
Киплинг әкиятләре безне дуслыкка тугры, кыю һәм гадел булырга, тормыш биргән һәм тәрбияләгән кешеләрне хөрмәт итәргә өйрәтә. Табигать ул безнең йортыбыз, шуңа күрә аны сакларга, әйләнә-тирә дөнья белән килешеп яшәргә тырышырга кирәк.