«Мин – Россия гражданины»
12 декабрь – Россия Федерациясе Конституциясе көне илебездә бик мөһим дәүләт бәйрәме буларак билгеләп үтелә.
Бу Россия Федерациясе Конституциясе – илебезнең иң югары хокукый норматив акты кабул ителгән көн. Бу мөһим документ безнең тормышыбызга гражданлык хокуклары һәм ирекләренең, илебез бәйсезлеге һәм бөтенлегенең төп гаранты буларак керде.
Әлеге мөһим көн уңаеннан, 14 декабрь көнне, китапханәбездә «Мин – Россия гражданины» дип исемләнгән күргәзмә-викторина үткәрелде. Китапханәче Нигаметзянова Л.И. укучыларга РФ Конституциясе тарихын сөйләде, Россия гражданнары нинди хокукларга ия булуларын аңлатты. Ахыдан укучылар Россия Федерация Конституциясе көненә багышланган викторина сорауларына җавап бирделәр.