Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

"Илем батырларын барлый"

9 декабрь - Ватан каһарманнары көне уңаеннан, китапханәбездә Яңа Кенәр урта мәктәбенең 7 сыйныф укучылары өчен "Илем батырларын барлый" дип аталган батырлык сәгате үтте. Ватан каһарманнары – алар Советлар Союзы, Россия Федерациясе Герое, Социалистик  Хезмәт  Герое исемнәренә лаек булган кешеләр, Дан орденнарының  тулы кавалерлары.
         Советлар Союзы һәм Социалистик хезмәт геройлары исемнәренә лаек булучылар арасында якташларыбыз да бар.
         Бу көнне, без укучыларга, бөтен хезмәт юлын Яңа Кенәр урта мәктәбендә балаларга белем бирүгә багышлаган Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна турында сөйләдек. "Россия - геройлар Ватаны" дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.