Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

«Коррупциягә каршы бергәләп”

9 декабрь - Коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан, балалар китапханәсенең әйдәп баручы китапханәчесе Газизова С.Р. урта мәктәпнең 7 сыйныф укучылары өчен «Коррупциягә каршы бергәләп» дигән мәгълүмат сәгате үткәрде. Әлеге чараның максаты – яшь  буында коррупциягә каршы караш тәрбияләү, коррупциягә каршы торуның бөтен җәмгыять һәм аерым алганда һәр кешенең эше икәнлеген аңлау. Чара барышында укучылар әлеге календарь датаның тарихы, барлык илләргә һәм регионнарга кагылышлы катлаулы күренеш, коррупциянең дәүләт төзелешен өзүе һәм теләсә кайсы илнең икътисади үсешен туктатуы турында белделәр. Ахырда китапханәче «Коррупциягә каршы тору турында» Россия Федерациясе Федераль законының кайбер маддәләрен укыды. Укучыларга ришвәтчелек турында видеоролик күрсәтелде.

Тормыш дигәне гел без теләгәнчә генә түгел шул. Үзеңнең газиз,

яраткан туган илеңнең закон тыңлаучан гражданины булырга теләсәң дә,

тирә –юньдә еш кына әлеге закон бозучылар белән очрашырга, алар белән эш

итәргә туры килә. Әйе, чыннан да, без телибезме юкмы, әмма тормышта һәр

кеше закон калыбында яши. Чөнки законнар булмаса, безнең бөтен

тормышыбыз буталчык, ямьсез, гамьсез булыр иде.