«Исемең синең билгесез. Батырлыгың мәңгелек»
3 декабрь көнне Яңа Кенәр урта мәктәбенең 5 сыйныф укучылары өчен “Билгесез солдат көне”нә багышланган хәтер дәресе үткәрелде.
Чараның максатлары:
1. Әлеге истәлекле датаның кирәклеген аңлауга ярдәм итәргә.
2. Гражданлык җаваплылыгын, үз халкыңның тарихи хәтеренә ихтирамлы мөнәсәбәт формалаштыру.
Китапханәчеләр балаларны бәйрәмнең тарихы, совет халкының үлемсез батырлыгы, фашист илбасарларыннан Ватаныбызны геройларча саклаулары турында сөйләделәр. Укучылар Ватаныбыз бәйсезлеге өчен көрәшкән солдатларның батырлыгы, аларга багышланган һәйкәлләр һәм мемориаллар турында белделәр. Шулай ук балаларга "Билгесез солдат" документаль фильмыннан өзекләр күрсәтелде.
Билгесез солдат көне – ул Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алу һәм хөрмәтләү генә түгел, ул сугышларда яки хәрби конфликтларда һәлак булганнарны, хәбәрсез югалганнарны барысын да берләштерү көне дә. Ул Ватанны саклаган һәм фронтларда һәлак булган һәр солдатны хәтерләү һәм мәрхәмәтлелек күрсәтү көне дә.
Барысы 12 укучы катнашты.