Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

“Күңел җылысын биреп”

Декабрь башында ел саен инвалидлар ункөнлеге үткәрелә. Бу вакытта җәмәгатьчелек тарафыннан мөмкинлекләре чикле кешеләр проблемаларына зур игътибар бирелә.

         Халыкара инвалидлар көне ярдәмгә мохтаҗ, әмма шул ук вакытта профессиональ осталыкта, сынлы, үзешчән иҗатта, спортта талантлар күрсәткән батыр, нык рухлы кешеләр турында искә төшерә. Бу көн безнең җәмгыятькә бик кирәк – физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең проблемаларына игътибар итү һәм инвалидларның гадәти булмаган рух көче, максатчанлыгы, катлаулы шартларда уңышка ирешү осталыгына соклану өчен кирәк. Бу тормыш сөючәнлек һәм оптимизм күренешләре безнең барыбыз өчен дә үрнәк булырга мөмкин.

         2 декабрь көнне китапханәбездә “Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Яңа Кенәр интернат мәктәбе дәүләт бюджет гомумбелем бирү учреждениясе”нең 6-7 сыйныф укучылары белән “Күңел җылысын биреп” дип аталган очрашу сәгате булып узды.

         Чара барышында китапханәчеләр укучыларга бу көннең килеп чыгу тарихы турында сөйләделәр. Китапханәгә килүче вакытлы матбугат белән таныштырдылар, “Җылылык көтә җирдә һәр йөрәк” дип аталган китап күргәзмәсенә күзәтү ясадылар. Ахырдан укучыларга “Татармультфильм” студиясендә төшерелгән татар телендәге мультфильмнар күрсәтелде.

         Барысы 17 укучы катнашты.