«Самый главный фантазёр»
Яңа Кенәр балалар китапханәсе Ярославль өлкәсе Тутай муниципаль районының “Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы” муниципаль учреждениясе, Үзәк балалар китапханәсе тарафыннан оештырылган "Читаем книги Николая Носова 2020" Халыкара акциясендә катнашты. Акция балалар язучысы Н.Носовның туган көне һәм язучының «Белмәмешнең Айга сәяхәте» китабының дөнья күрүенә 55 ел уңаеннан оештырылды.
Николай Носовның әкиятләре һәм хикәяләре – гаҗәеп балачак дөньясы. Аның әсәрләре намуслылык, хезмәт сөючәнлек, кешеләргә гадел караш һәм дөньяга ачык караш тәрбияли.
Китапханәчеләр балаларны Н.Носов иҗаты белән таныштырдылар, китап күргәзмәсенә күзәтү ясадылар. Укучылар «Белмәмешнең Айга сәяхәте» дигән китабыннан өзекләрне укыдылар. Чара ахырында китапханәчеләр Н.Носов әсәрләре буенча әдәби викторина үткәрделәр.
Барлыгы 23 укучы катнашты.