Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

“Һәрвакыт булсын әни”

Әни!

         Җир йөзендә иң матур сүз – әни. Ул – һәр  кеше әйтә торган беренче сүз, һәм дөньядагы барлык телләрдә дә ул бердәй ягымлы. Әни куллары – иң  мәрхәмәтле һәм назлы куллар, алар барын да эшли ала. Әни йөрәге– иң турылыклы һәм сизгер йөрәк: аңарда мәхәббәт беркайчан да сүнми, ул бернәрсәгә дә ваемсыз булмый.

Һәм биш яшьме, илле яшьме – күпме  генә булмасын,  кешегә  һәрвакыт әни кирәк, аның иркәләве, ягымлы карашы кирәк. Әниеңә мәхәббәтең никадәр зур булса, тормышың да шулкадәр шатлыклы һәм якты була.

Әниләр көне уңаеннан, 26 ноябрь көнне, мәдәният йортында китапханәчеләр һәм мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан музыкаль-тематик кичә булып узды. Укучылар әниләренә һәм килгән кунакларга үзләренең биюләрен  бүләк иттеләр.

Китапханәбезнең уку залында “Иң кадерле, иң хөрмәтле булсын җирдә әниләр!” дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелеп, укучыларга тәкъдим ителде.

Музыкаль-тематик кичәдә барлыгы 22 укучы катнашты.