“Без моны белергә тиеш!”
Соңгы еллардагы күңелсез вакыйгалар янә белән безне куркыныч терроризм сүзе йөзгә-йөз белән очраштыра. Террорчылар бар кешегә да рәхимсез, әмма мондый явыз ниятләрдә балалар аеруча нык зыян күрә.
Кызганычка каршы, без терроризм чорында яшибез, дип танырга туры килә. Шуңа күрә һәр кеше – олы кеше һәм бала – терроризмның асылын һәм аннан саклану ысулларын белергә тиеш.
13 ноябрь көнне 4 сыйныф укучылары белән “Без моны белергә тиеш!” дип аталган әңгәмә үткәрдек.
Максаты: 1) терроризмның асылын, аның төрләрен һәм максатларын аңлату; терроризм турында белемнәрне камилләштерү; гадәттән тыш хәлләрдә куркынычсызлык нигезләре; яшь буынның җәмәгать аңын һәм гражданлык позициясен формалаштыру.
2) терроризмның нигә гадәти күренеш булуын билгеләргә;
3) балаларда бер-берсенә карата толерант мөнәсәбәт тәрбияләргә һәм башка кешеләр белән дөньяда яши белергә ярдәм итәргә;
4) укучыларның мөстәкыйльлеген үстерү;
5) терроризм һәм экстремизмның дөньякүләм проблема икәнлеген ассызыкларга.
Барлыгы 16 укучы катнашты.