“Законнар кайда туа?”
6 ноябрь – ТР Конституциясе көне. Шушы көнгә багышлап 3 ноябрь көнне китапханәбездә “Законнар кайда туа?” дип аталган әңгәмә булып узды.
Әңгәмәнең максаты укучыларга “Конституция” төшенчәсе, ил тормышында төп законның роле, ТР да хакимиятләр бүленеше турында белемнәр бирү; республиканың төп законының тарихы турында күзаллау булдыру, терминнарны истә калдыру күнекмәләрен камилләштерү иде.
Конституция сүзе нәрсә аңлата? Ул кайчан кабул ителгән? Ул кешеләргә нәрсә бирә? Укучылар әлеге һәм башка сорауларга җавап тапты. Китапханәче Нигаметзянова Л.И. гражданнарның хокуклары һәм бурычлары турында аңлатты.