Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

“Без сугыш турында укыйбыз”

Бөек Ватан сугышы – илебез өлешенә туры килгән иң куркыныч сынауларның берсе. Аның авырлыклары һәм кан коюы кешеләр аңында зур эз калдырган һәм бөтен бер буын өчен авыр нәтиҗәләргә ирешкән. Әмма Бөек Ватан сугышы елларында өлкәннәр генә түгел, балалар да газаплар һәм хәсрәт кичерәләр.

         Балалар һәм сугыш – ике тәңгәл булмаган төшенчә. Сугыш балалар язмышын җимерә. Нинди генә авырлыклар күрмәсеннәр, нинди генә кыен шартларда яшәмәсеннәр, алар күңелендә өмет сүнмәде. Балалар да өлкәннәр белән беррәттән яшәделәр һәм эшләделәр, көчләреннән килгәнчә Җиңүне якынайтырга тырыштылар…

         Китапханәдә уздырылган, “Без сугыш турында укыйбыз” дип аталган китапханә дәресе, сугыш чоры вакытында, үз батырлыкларын күрсәткән балаларга багышланган иде.

         Әлеге китапханә дәресе укучыларның Бөек Ватан сугышында катнашкан балаларның, халыкның батырлыклары, Бөек Җиңү турында белемнәрен тирәнәйтүгә ярдәм итте.