Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

“Канлы еллар ядкаре”

15 октябрь - Хәтер көне. 1552 елда Явыз Иван гаскәре явыннан Казанны сакланганда hәлак булган бабаларыбызны искә алу, аяусыз сугышта шәhит киткәннәрнең якты рухлары алдында баш ию көне.

         15 октябрь көнне китапхандә “Канлы еллар  ядкаре” дип аталган тематик кичә булып узды. Кичәнең максаты укучыларга татар халкы тарихында тирән эз калдырган, Хәтер көне турында мәгълүмат бирү. Аларның тарихи вакыйгаларга кызыксынуын арттыру. Игътибарлылык, ватанпәрвәрлек, халкыбызның гореф-гадәтләренә, туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү.

                Буыннар алмашы һәр милләт өчен хәрәкәттә булган тарихның көзгесе булып тора. Һәр халык сынаулар аша уза: сөенечле көннәр кайгылы көннәр белән алмаша. Һәм без үзебезнең ата-бабаларыбыз турындагы хәтерне онытмаска, хөрмәтләргә тиеш.