Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

«Чал тарихлы – башкалам»

Моннан алты ел элек яңа уку елында башлангыч сыйныф укучыларына "Укучының мәдәни көндәлеге" тапшыру проекты гамәлгә кергән иде. Кече яшьтәге укучы балаларны китапханә, театр, музейларга "алып килгән" бу башлангыч республикабызның уникаль табышы булды.

"Укучының мәдәни көндәлеге" балаларны һәм аларның әти-әниләрен мәдәният учакларына барырга кызыксындыру, укучыларны һәм олыларны рухи яктан баету максатын күздә тота. Алай гына да түгел, көндәлек укучыда аралашу күнекмәләрен булдыра, гражданлык позициясен, туган якка мәхәббәт һәм ватанпәрвәрлек хисе тәрбияли.

2 октябрь көнне Яңа Кенәр урта мәктәбенең 3 сыйныф укучылары туган як буйлап виртуаль сәяхәт кылдылар.

Китапханәче Нигмәтҗанова Л.И. Татарстан Республикасының мәдәнияте, тарихы һәм символикасы турында сөйләде, балаларны Казанның тарихи һәм истәлекле урыннары белән таныштырды. Укучыларга «Мәдәни көндәлек»ләр тапшырылды.