Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

“Алтынга тиң үзләре, хикмәтледер сүзләре ”

Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр көне уздырыла. Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара.

         Өлкән кешеләр – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен  татыган кешеләр. Аларны өлкән булган өчен генә түгел, ә әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз булган өчен дә хөрмәт итәргә тиешбез.

         1 октябрь көнне, Мәдәният йорты каршында, кадерле өлкәннәребез белән очрашу кичәсе узды. Әлеге кичәдә мәктәп укучылары өлкәннәребезгә үзләренең матур җырларын, шигырьләрен, күңелле биюләрен бүләк иттеләр.

Шулай ук ветеран китапханәче Нуриева Рәзимә апаның хәлләрен белеп, өлкәннәр көне уңаеннан, бүләк тапшырылды.