“Хәзинә тапкан әдип”
18 сентябрь көнне Татарстанның халык язучысына, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты булган Гариф Ахуновның тууына 95 ел. Шул уңайдан китапханәбездә “Хәзинә тапкан әдип” дип аталган китап күргәзмәсе куелды. Шулай ук “Вконтакте”, Instagram социаль челтәрләрдә “Җырга тиң гомер” дип исемләнгән слайд-презентация урнаштырылды.
Гарифҗан Ахунҗан улы Ахунов (Гариф Ахунов) – РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык язучысы, күренекле дәүләт hәм җәмгыять эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге премиясе лауреаты.
Гариф Ахунов – күпьяклы, киңкырлы талант иясе иде. Аның иҗаты төгәл итеп бүгенге көнне, татар халкының тормышын күрсәтә.
Г.Ахунов иҗаты ул – халык милке, аның бөек хәзинәсе, шуңа күрә бу бөек иҗатка караш та лаеклы югарылыкта булырга тиеш.