“Ялкынлы еллар хәтере”
“Көзге шәфкатьлелек атнасы – изге эшләр эстафетасы” акциясе кысаларында Бөек Җинүнең 75 еллыгы уңаеннан 10 сентябрь көнне китапханәбездә ярдәмче интернат-мәктәп укучылары белән “Ялкынлы еллар хәтере” дип аталган түгәрәк өстәл үткәрелде.
Кичәбезнең максаты укучыларның Бөек Ватан сугышы турындагы белемнәрен арттыру; өлкәннәргә, бигрәк тә сугыш һәм тыл ветераннарына хөрмәт, патриотизм хисе тәбияләү иде. Укучылар үзләренең Бөек Ватан сугышында катнашкан әби-бабаларын искә алдылар.