Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

“Беслан фаҗигасе безнең йөрәкләрдә”

3 сентябрь – терроризмга каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан китапханәбездә, башлангыч сыйныф укучылары өчен,  “Беслан фаҗигасе безнең йөрәкләрдә” дип аталган күргәзмә-әңгәмә булып узды. Әңгәмәнең максаты укучыларны террор төшенчәсе белән таныштыру; үзеңне саклау чараларын аңлату, саклыкка өндәү иде. “Терроризм – чикләр белми” дип исемләнгән күргәзмәгә күзәтү ясалды.