Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

«Арча ягы – туган ягым»

Арча ягы борынгы болгар бабаларыбыз көн иткән бай тарихлы, бөтен татар халкының сөйләм һәм әдәби телен, мәгърифәтен һәм мәдәниятен үстерүгә, гореф-гадәтләрен саклауга зур өлеш кертүче төбәк.

         Китапханәбездә төзеп куелган «Арча ягы – туган ягым» дип аталган китап күргәзмәсе ТАССРга 100 ел, Арча районына 90 ел тулу уңаена, районыбыз тарихына, аны үзенең хезмәте, иҗади казанышлары белән районның абруен һәм дәрәҗәсен арттыруга зур өлеш керткән шәһесләргә багышланган.