Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

«Туган як сукмаклары буйлап»

И Казан арты! Сиңа кайттым сөеп тагын да мин... Халкыбызның бөек улы Габдулла Тукай «Туган җиремә» шигырендә үзен дөньяга китергән Арча ягына мәхәббәтен әнә шундый җылы хисләргә төреп бирә. Ул хис даһи шагыйребезгә генә түгел, дөньяга сибелеп яшәгән һәр татар кешесе өчен дә хас: Арча районы милләтебезнең рухи, мәдәни үзәкләренең берсе, әдипләр еш кына аны «әдәбиятыбызның Мәккәсе» дип тә атыйлар.

         Быел Арча районы оешуга 90 ел тулды. Шушы уңайдан китапханәбез үзенең яшь китап укучыларына «Туган як сукмаклары буйлап» дип аталган виртуаль китап күргәзмәсе тәкъдим итте. Әлеге күргәзмәгә Арча районының тарихы, үзенең хезмәте, иҗади казанышлары белән районның абруен һәм дәрәҗәсен арттыруга зур өлеш керткән шәһесләр турында мәгълүмат ту

Виртуаль күргәзмә https://vk.com/id592652851 һәм Instagram novokinerskaiadetskaia битләрендә урташтырылды.

планган китаплар урнаштырылды.