"Сез юл йөрү кагыйдәләрен беләсезме?"
2011-2020 елларга юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча гамәлләр унъеллыгы БМОның Генераль Ассамблеясы тарафыннан рәсми рәвештә 2010 елның мартында игълан ителде. Аның максаты: бөтен дөнья буенча юлларда үлем-китемнең фаразланган дәрәҗәсен тотрыкландыру һәм киметү.
Шул максаттан чыгып, китапханәбез, 10 июль көнне ВКонтакте социаль челтәрендә "Сез юл йөрү кагыйдәләрен беләсезме?" дип аталган онлайн-викторина уздырды.
Барысы 22 укучы катнашты.