Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

“Любимые книги читая, профессии мы выбираем”

Һөнәр сайлау – кеше тормышында иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе. Заман үзгәрә барган саен, тормыш яңа һөнәрләр таләп итә. Гомерлек юлны сайлау бик авыр.

Һөнәрләр бик күп. Кайсын гына алсак та, аларның һәрберсе җәмгыятебез өчен бик кирәкле. Һөнәре булган, кулыннан эш килгән кешенең җирдә һәрвакыт үз урыны, үз юлы, үз һөнәр җимешләре була. Нинди генә чорда яшәсәк тә, без намуслы хезмәт кешеләре булып көн итәргә тиешбез. «Тырышкан табар, ташка кадак кагар» дигән мәкаль һөнәр белгән һәр кешегә туры килә. Һөнәрегез булса, авырлыктан курыкмасагыз, эш яратсагыз, сез үзегезне иң бәхетле кеше дип саный аласыз.

3 июль көнне, без, китап укучыларыбызга  “Любимые книги читая, профессии мы выбираем” дип аталган һөнәрләр буенча сәяхәт иттек. Әлеге слайд-презентация ярдәмендә укучыларыбыз дөньяда нинди һөнәрләр барлыгы турында белделәр, һөнәрне дөрес сайлау һәм башка бик күп төрле мәгълүматлар белән таныштылар.

Слайд-презентация Instagram һәм Вконтакте битләрендә урнаштырылды.