“Без тормышны сайлыйбыз!”
Сәламәтлек-кешенең беренче ихтыяҗы, әйләнә-тирә дөньяны танып белүгә, кешенең үз-үзен раслауга һәм бәхетенә иң мөһим алшарт булып тора. Сәламәтлек - ул һәр кешенең һәм бөтен җәмгыятьнең бәһасез байлыгы. Сәламәтлек-ул тулы физик, психик һәм социаль иминлек, ә авырулар яки физик җитешсезлекләр булмау гына түгел.
26 июнь - Бөтендөнья наркотикларга каршы көрәш көне. Бу көн уңаеннан “Без тормышны сайлыйбыз!” дип аталган рәсем конкурсы игълан ителде. Шулай ук китапханәдә «Сәламәтлек – зур хәзинә»дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә наркотиклар, тәмәке һәм спиртлы эчемлекләрнең зыяны турындагы китаплар тәкъдим ителде.