“Китап алсаң кулыңа, нур сибелер юлыңа!”
Быел безнең Республикабызда зур тарихи вагыйга, ТАССР төзелүгә 100 ел, билгеләнеп үтелә. Шул хөрмәткә, Татарстан китап нәшриятында басылучы һәр китапка ТАССРның 100 еллыгы логотибы төшерелде. Без, шул уңайдан китапханәбездә “Китап алсаң кулыңа, нур сибелер юлыңа!” дип аталган китап күргәзмәсе төзеп куйдык. Күргәзмәгә ТАССРның 100 еллыгы логотибы төшерелгән яңа китаплар куелды.