“Угадай сказочного персонажа"
Җәйнең беренче көне күңелләргә җылылык, яктылык, мәрхәмәтлелек өстәүче бәйрәм – Балаларны яклау көне буларак билгеләп үтелә. Яшәешнең төп мәгънәсе - балалар. Аларның елмаюы һәм бәхетле карашлары - җир йөзендәге иң зур байлыктыр, мөгаен. Балаларны яклау көне исә һәр баланың да бәхетле һәм күңелле балачагы булырга тиешлекне аңлата.
Шушы көн хөрмәтенә, без 1 июнь көнне, укучыларга “Угадай сказочного персонажа" дип аталган онлайн-викторина тәкъдим иттек. Һәр укучы үзенең белемен тикшереп карый алды. Викторина “Вконтакте” битләрендә урнаштырылды.
Онлайн-викторинада барлыгы 25 укучы катнашты.