Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

“Что? Где? Когда?”

12 март көнне китапханәдә ТАССР төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан "Что? Где? Когда?" дип аталган танып-белү уены оештырылды. Чарага ярдәмче интернат-мәктәбенең 7 нчы сыйныф укучылары чакырылды. Китапханәче Нигаметзянова Л.И. балаларга республикабызның тарихы, гореф-гадәтләре, мәдәнияте турында сөйләде. Укучылар танып-белү уенында актив катнаштып сорауларга җавап бирделәр.