“Уйныйбыз да, җырлыйбыз да – туган ягыбызда.”
Быел Арча районы оешуга 90 ел. Шул уңайдан китапханәбездә төрле чаралар үткәрелеп тора. 18 февраль көнне балалар бакчасы белән берлектә “Уйныйбыз да, җырлыйбыз да – туган ягыбызда” дип аталган балалар иртәсе булып узды. Чараның максаты балаларда халкыбызның иң күркәм сыйфатларының берсе-ерак гасырлардан килгән гореф-гадәтләргә изге караш тәрбияләү, укучыларның сөйләм телен, иҗади сәләтен үстерү, әти-әниләребезгә, туган җиребезгә ихтирам тәрбияләү. Балалар үзләренең җырга-биюгә, нәфис сүзгә осталыкларын күрсәттеләр. Кичә бик күңелле һәм эчтәлекле үтте.